Дәреслек заманча фәнни төшенчәләрне исәпкә алып эшләнгән, урта (тулы) белем бирү минимумы таләпләренә туры килә һәм «Механика», «Молекуляр физика», «Электродинамика» бүлекләрен үз эченә ала. Төрле дәрәҗә катлаулылыктагы сорау' һәм мәсьәләләр кергән җентекле методик аппарат бу дәреслекнең төп өстенлеге булып тора. Китапның рәсемнәр белән тәэмин ителеше дә әйбәт тәэсир калдыра. Дәреслек экспертлар советы тарафыннан уңай бәяләнде һәм Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителде. Дәреслекләрнең Федераль комплектына кертелде.








