Учебник на татарском языке.
Әлеге китап А. В. Перышкинның «Физика. 7 сыйныф», «Физика. 8 сыйныф» дәреслекл- әренең дәвамы булып тора. Ул төп мәктәпнең физика курсын төгәлли һәм төп белем минимумы таләпләренә туры килә. Дәреслеккә түбәндәге төп бүлекләр керә: «Җисемнәрнең үзара тәэсир итешү һәм хәрәкәт законнары», «Механик тирбәнешләр һәм дулкыннар. Тавыш», «Электромагнитик кыр», «Атом һәм атом төшенең төзелеше. Атом төше энергиясен куллану». Китапта танылган педагог һәм методист Александр Васильевич Перышкин материаллары файдаланылды. Дәреслек ачык, кыска һәм аңлаешлы төзелеше белән аерылып тора. 7 һәм 8 нче сыйныфларда алынган белемнәр нигезендә материал югарырак дәрәҗәдә өйрәтелә. Җентекләп аңлатылган һәм рәсемнәр ярдәмендә күрсәтелгән демонстрацион тәҗрибәләр, физиканың хәзерге программасы тәкъдим иткән мәсьәләләр шулай ук яңа дәреслекнең өстенлеге булып тора. Дәреслек Федераль экспертлар советы тарафыннан югары бәяләнде һәм Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителде. Дәреслекләрнең Федераль комплектына кертелде.
