Учебник на татарском языке.
Дәреслекнең эчтәлеге тулысынча химиядән урта белем бирү буенча Дәүләт стандарты проектына туры килә. Бу проектны төзүдә дәреслекнең фәнни редакторы Е. Е. Минченков та актив катнашты. Материалның аңлаешлы телдә бәян ителүе, күп санлы иллюстрацияләр, төрле төрдәге биремнәр һәм күнегүләр уку- укыту материалы белән нәтиҗәле эшләү мөмкинлеге тудыра. Укучыларның танып белү эшчәнлеге өйдә һәм дәрестә, эш дәфтәрләрен кулланып, мөстәкыйль эшләүләре процессында тирәнәйтелә (бер дәфтәр — дәреслек тексты буенча, ә икенчесе — химик эксперимент буенча). Бу дәфтәрләр дәреслек белән бергә бербөтен уку-укыту комплектын тәшкил итәләр.
Дәреслек тә, дәфтәрләр дә аерым-аерым кулланыла ала. Шунлыктан бу комплект массакүләм мәктәп өчен үзенчәлекле һәм күпкырлы җыелма булып тора.
