Учебник на татарском языке.
Әлеге дәреслек гомуми белем бирү мәктәбе өчен гомуми тарих буенча бердәм дәреслекләр тәртибен башлый. Дәреслек тарих фәненең хәзерге казанышларын күздә тотып төзелде. Борынгы кешеләр, борынгы цивилизацияләрнең (Мисыр, Көнбатыш Азия, Һиндстан, Кытай, Греция һәм Рим) барлыкка килүен һәм үсешен яктырткан материал укучыларны тарих дөньясына алып керә. Курсны өйрәнүнең нәтиҗәсе өйрәнелүче дәвер хакында бербөтен караш булдырудан гыйбарәт. Ике дәрәҗәдәге катлаулылыктагы сорауларны һәм биремнәрне үз эченә алган методик аппарат, шулай ук иҗади проектлар дәреслектәге мәгълүматны актив рәвештә үзләштерүне алга сөрә.
Дәреслек төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт мәгариф стандартына туры килә.