Яңа дәреслек гомуми урта белем мәктәбенең 11 сыйныф укучыларына адреслана һәм шушы ук авторның «Физика. 10 сыйныф» дәреслегенең дәвамы булып тора. Ул физика курсын төгәлли һәм белем эчтәлеге минимумы таләпләренә җавап бирә. Китап хәзерге заман фәнни төшенчәләрен исәпкә алып төзелгән һәм түбәндәге бүлекләрне үз эченә ала: «Электродинамика», «Электромагнитик нурланыш», «Юга ры энергияләр физикасы». Катлаулылыгы төрле дәрәҗәдәге сораулар, мәсьәләләр кергән һәм җентекле эшләнгән методик аппарат дәреслекнең зур казанышы булып тора. Китапта рәсемнәр дә күп, урынлы һәм сыйфатлы. Дәреслек Федераль экспертлар советы тарафыннан югары бәяләнде һәм Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителде. Дәреслекләрнең Федераль комплектына кертелде.
