Шәвәлиева

Татар әдәбияты, 7 сыйныф, Мусин Ф.М., Гыйләҗев И.Г., Шәвәлиева Р.С., 2005

Татар әдәбияты, 7 сыйныф, Мусин Ф.М., Гыйләҗев И.Г., Шәвәлиева Р.С., 2005.

Учебник по литературе для 7 класса на татарском языке.

Халыкның телдән сөйләнә торган поэтик әсәрләре халык авыз иҗаты яки фольклор дип атала. Фольклор — инглизчә «халык акылы» дигән сүз. Халык авыз иҗаты әсәрләре язу сәнгате туганчы ук барлыкка килгәннәр. Борынгы чорда җыр, бию, уеннар, төрле йолалар үзара үрелгән хәлдә ыруг, кабилә иҗаты буларак яши. Заманнар үтү белән кешеләрнең аңы да үсә. Шуның белән бергә халык авыз иҗаты да үзгәреш кичерә, аның төрләре арта, әсәрләрдәге фикер тирәнәя. Алар мөстәкыйль сәнгать әсәре булып формалашалар. Халык авыз иҗаты әсәрләренә җырлар, такмак-такмазалар, әкиятләр, мәкальләр һәм әйтемнәр, табышмаклар, мәзәкләр, бәетләр һ. б. керә. Алар да халыкның уй-хыяллары, гаделлек өчен көрәше, якты киләчәккә омтылышы гәүдәләнә. Шунлыктан фольклор әсәрләре һәркемгә якын, һәркемне дулкынландыра, яхшылыкка, әдәпле һәм намуслы булырга өнди.

Татар әдәбияты, 7 сыйныф, Мусин Ф.М., Гыйләҗев И.Г., Шәвәлиева Р.С., 2005
Скачать и читать Татар әдәбияты, 7 сыйныф, Мусин Ф.М., Гыйләҗев И.Г., Шәвәлиева Р.С., 2005